Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәүне кем яндырган?


Баймакта урыс православ чиркәвен яндырганнар. Чиркәү һәм чиркәү караучыларның йортлары бер үк вакытта янып китүе сәбәпле ут кемдер төртү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Узган елда да янгын чыгып сүндерелгән булган. Быел яз да чиркәүгә ут төрткән булганнар. Каравылчы ут төртүчеләрне күреп калган, керосин тутырылган шешә табылган. Ут төртелгән дивар вакытында сүндерелгән булган. Урыс радикалларының “Уфагуб” интернет сәхифәсе әлеге вакыйганы рәсми мәгълүмат чаралары махсус яшерә дип исәпли һәм болар артында Президент улы финанслаган башкорт боевиклары тормыймы икән дигән сорау куя.

Мөнир Вафин, Уфа
XS
SM
MD
LG