Accessibility links

Казанда "CITOGIC-2007-Казан" XVII нче Халыкара технология конгрессы башлана


5 сентябрьдә Казанда "CITOGIC-2007-Казан" XVII нче Халыкара технология конгрессы башлана. Әлеге чараны Россия Федерациясенең Технология фәннәре академиясе һәм ТР Министрлар Кабинеты оештыра. Халыкара конгресс XXI гасырның милли-социаль юнәлештәге эре нефть-газ һәм энергетика проектларын тормышка куюга багышлана. Аерым алганда, Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгышта газ ресурсларын үзләштерү программасы, "Көнчыгыш Себер-Тын океан" нефть үткәргеч системасы проекты, иярчен газларны файдалануның һәм нефть-газ ятмаларын үзләштерүдә югары үзле нефть әзерләүнең заманча технологияләре һәм башка темалар каралачак.

Когресста шулай ук 2007 елның Милли технология премиясе лауреаты исеменә үткәрелгән конкурска нәтиҗәләр ясау планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG