Accessibility links

Кайнар хәбәр

Скайгайд диспетчерлары хөкем ителде


Бүлах -- Швейцариянең бу шәһәрендәге мәхкәмә бүген Скайгайд диспетчер хезмәтенең 4 хезмәткәренә хөкем карары чыгарды. Карарда әйтелгәнчә, аларның гамьсезлеге, вазифаларын тиешле башкармаулары 5 ел элек очкыч казасына сәбәп булган. Диспетчерның өчесе шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителде, берсенә – акчалата штраф салынды.

2002 елның 1 июлендә Боден күле өстендә Башкортостан һава юллары очкычы бер йөк очкычы белән бәрелешү нәтиҗәсендә 71 кеше һәләк булган иде. Аларның күбесе Башкортостаннан Испаниягә ялга баручы балалар иде.
XS
SM
MD
LG