Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тотык алучы талип үтерелгән


Кабул – Әфганстан рәсмиләре әйтүенчә, илнең иминлек көчләре, 23 Көньяк Корея кешесен урлауда төп вазифа башкарган Талибан командирын үтергән. Мәтин мулла дүшәмбе көнне Газни вилаятендә булган бәрелешләр вакытында, тагын 15 сугышчы белән бергә юк ителгән.

Көньяк Корея кешеләре июль аенда шунда урланган иде. Аларның икесе талиплар тарафыннан үтерелде, калганнары узган атнада иреккә чыгарылды.
XS
SM
MD
LG