Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда йөртүчесез автобус көпчәкләре астында ике кеше вафат булган


Татарстанда булган юл халәкәтләренә килгәндә, шушы көннәрдә Түбән Камада Автобус көпчәкләре астында 2 кеше вафат була. Шунысы гаҗәп автобусны беркем дә йөртмәгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, туктап торган автобус тормазыннан очкынып, тауга түдән тәгәри башлаган. Башка машиналарга зыян салмасын дип, автобус йөртүчесе һәм аның белән ике механик машинаны туктатмакчы булганнар. Тизлек җыярга өлгергән машина ике кешене таптап үтерә, өченче кеше авыр хәлдә хастаханәгә алып кителә.

Юл хәләкәте темасан дәвам итеп, 4 сентябрь көнне Казан – Ырынбур юлында шулай ук үлем китергән зур гына юл фаҗигасе була. Биредә Мерседес автобусы каршы яккы чыгып, ике машинаны бәрә. Фаҗига турында тулырак Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәре Ләйсән Юнысова сөйли.

Халәкәт Ваз 2104 машинасы йөртүчесе, алган җәрәхәтләрдән, урында ук вафат була, шул ук машинада баручы хатын кыс ике кулын, күкрәк сөяген, кабыргаларын, башы җәрәхәтләнеп Лаеш районы хастаханәсенә алып кителә. Автобуста барган 18 кеше, һәм ВАз 2109 машинасында баручылар җәрәхәтләнмәгән. Тикшерүләрдән күренгәнчә, әлегә юл халәкәтенең барлыкка килүендә автобус йөртүчесе гаепләнә.

XS
SM
MD
LG