Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә 3 террорчы тоткарланган


Берлин – Германия рәсмиләре Франкфурт һава аланында һәм Рамштайн американ ныгытмасында террор гамәлләре башкару ниятендә шикләнелгән 3 кешене тоткарлавы турында хәбәр итте. Баш прокурор Моника Һармс бу кешеләр Ислам Җиһады Берлеге белән тыгыз элемтәдә дип белдерде. "Гаепләнүчеләр террорчы Ислам Җиһады Берлегенең чит илдәге һәм Германиядәге бүлек әзгалары. Өчесе дә 2006 елда Пакстанда күнегүләр үткән" диде ул.

Рәсмиләр әйтүенчә, бу кешеләр сишәмбе көнне махсус операция нәтиҗәсендә кулга алынган. Икесе алман ватандашы, берсе – төрек.
XS
SM
MD
LG