Accessibility links

Багдадта 4 американ хәрбие һәлак


Багдад – Бүген Гыйрак башкаласында 4 американ хәрбие һәлак булган, тагын 4-се җәрәхәтләр алган. Американ рәсмиләре әйтүенчә, шәһәрнең көнчыгышында хәрби кизү юлында мина шартлаган, көнбатышында - американ хәрбиләре белән гыйсьянчылар арасында бәрелешләр булган.

Багдадның шигыйләр яшәгән өлешендә тукталышта бомба шартлаган. Анда 11 кеше һәлак булган, 20-дән артыгы яраланган.
XS
SM
MD
LG