Accessibility links

Әфганстанда быел 230-ләп цивиль кеше һәлак булган


Кабул – Әфганстанда Талибан тарафыннан оештырылган шартлауларда шушы елда гына 230-га якын цивиль кеше һәлак булган, 650-се җәрәхәтләр алган. Бу саннарны бүген Кабулда Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Земарай Башари китерде. НАТО тынычлк саклау көчләре вәкиле Чарльз Антони сүзләренчә, бу югалтуларның 12 проценты соңгы 2 атнада булган.

Шушы атнада гына Башари март аеннан бирле Талибан гамәлләре нәтиҗәсендә 500-гә якын полиция хезмәткәре һәлак булды дигән иде.
XS
SM
MD
LG