Accessibility links

Кайнар хәбәр

Затонда – “хуш ис”


Уфаның Затон бистәсендә менә инде ике атна чүплек яна. Янгын җир астында бару сәбәпле, аны сүндереп мәшәкатьләнүче юк, янгын сүндерүчеләр янгын көчәеп китмәсен дип кизү тора. Затон бистәсе халкы чүп-чар янган төтен исен иснәп кинәнә. Соңгы көннәрдә урыны белән яңгырлар явуын искә алып, затонлылар көчле яңгырлар янгынны сүндерер дигән өмет белән күктән ярдәм көтә.

Мөнир Вафин. Уфа
XS
SM
MD
LG