Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Әфганстанга өстәмә 200 хәрби җибәрә


Дүшәмбе – Франция саклану министры Эрве Морен, Франция Әфганстанга өстәмә 200 хәрби җибәрәчәк, дип белерде. Алар анда әфган хәрбиләре белән күнегүләр үткәрәчәк. Бу турыда Морен бүген Таҗыкстан башкаласында әйтте. Ул анда президент Имомали Рахмон һәм әлегә Таҗыкстанга булган, соңрак Әфганстанга барачак Франциянең 6 хәрби очкыч пилотлары белән очрашты.

Бүген үк Морен Кабулга килде. Ул анда Әфганстан президенты Хәмит Карзай, саклану министры Әбдел Кәрим Вардак, НАТО рәсмиләре белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Хәзерге вакытта Франциянең Әфганстанда меңгә якын хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG