Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран: Русия Бүшәрне төзеп бетерергә җыена


Тәһран – Иран рәсмиләре, Русия Бүшәр атом станциясен төзеп бетерергә җыена, дип белдерде. Иранның рәсми мәгълүмат чаралары илнең атом сөйләшүләрендә вәкиле Али Лариҗани һәм тышкы эшләр министры Манучир Моттакыйның, Мәскәү сөйләшүләре уңышлы үтте, дигән сүзләрен китерә. Әммә станциянең төзелеп бетү вакыты турында берни әйтелми.

Бүшәр стансиясен төзүче Русиянең Атомстройэкспорт вәкиле, Иранның бу хәбәрен раслый алмыйм, сөйләшүләр дәвам итә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG