Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тотса мәскәүләр якаң!


Хәбәр ителгәнчә, 2007 елның 25 августында, төнлә Баймак каласында төзелеп ятучы чиркәүне һәм рухани яшәргә тиешле йортны ут төртеп яндырдылар. Соңгы сигез ай эчендә әлеге чиркәүгә өч тапкыр ут төрткәннәр. Соңгысы, өченчесе ут төртүчеләр өчен иң “уңышлысы” булган: чиркәү нигезенә хәтле янып беткән. Баймактагы кайбер урыслар фикеренчә, чиркәү тирәсендә килеп туган мондый хәлләр өчен урындагы хокук саклау органнары да гаепле. 2006 ел азагындагы һәм 2007 елның мартындагы ут төртүләр буенча җинаять эшен ачып та тормаганнар. Бу юлы да, күпмилләтле республикада моның ише җинаятьләр үтә хәвефле булса да, Баймактагы бу хәл турында республиканың мәгълүмат чаралары 9 көн буена бернинди дә хәбәр бирмәделәр.

Әмма, 4 сентябрьдән башлап хәлләр кинәт кенә үзгәрде. Шушы көнне Баймак районы хакимияте башлыгы Баймак һәм Сибай православ руханиларын кабул итә һәм аларга үзенең килеп туган хәлгә борчылуын белдерә. 4 сентябрьдә Башкортстанның рәсми Башинформ агентлыгында Баймактагы янгын турында хәбәр дөнья күрде. 5 сентябрьдә Баймактагы чиркәүне яндыруны тикшерүдә урындагы милиционерларга ярдәмгә Уфадан һәм Сибайдан 2 белгеч килеп төшә. Шушы ук көнне Баймак мәчетенең имам-хатибы Хөрмәтулла Буранбаев чиркәүне яндыруга мөселманнарның катнашы юк, дигән белдерү ясый. 5 сентябрьдә Уфадан һәм Белорет шәһәреннән килгән бер төркем журналист һәм кеше хокуклары яклаучылар (шул исәптән “Азатлык” радиосы хәбәрчесе дә) Баймак районы хакимияте башлыгы урынбасары Кирәймәрдән Каикбердин белән очраштылар. Әлеге очрашу вакытында район түрәсе чиркәүне яңадан аякка бастыру эшенә районның һәм Баймак каласының предприятиеләре җәлеп ителәчәк диде. “Бу турыда район хакимияте махсус карар кабул итәчәк”, - диде ул. Район прокуроры ярдәмчесе Илгиз Ярмөхәмәтов әйтүенчә, 25 августтагы янгын буенча “алдан ниятләп ут төртү” дигән мәддә буенча җинаять эше ачылган. Элекке яндырулар буенча да җинаять эшен ачмау турындагы карарлар көченнән чыгарыла, диде Илгиз Ярмөхәмәтов.

Урыс чиркәвен, мөгаен, яңадан төзерләр. Хакимиятләр катнашлыгында. Чөнки Баймак урыслары артында Мәскәү һәм Урыс православ чиркәве тора. Ә менә Уфада көпә-көндез татар гимназиясен җимерделәр – яклаучы булмады.

Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG