Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Валдай" клубы Казанда җыелачак


Киләсе атна 10-11нче сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында "Валдай" исемле халыкара клубның IVнче утырышы үтәчәк. Дүшәмбе көнне кунаклар Казан кирмәнендә республика җитәкчелеге белән очрашачак. 10сы көнне утырыш кысаларында ике темага сөйләшү булачак: "Русия көнчыгыш белән көнбатыш арасында" һәм "2008нче елдан соң Русиянең үсеш моделләре". Җыенның икенче көнендә клуб әгъзалары белән югары мөселман һәм православ руханиләре, шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән очрашачак. Шул ук көнне "Валдай" клубы утырышында, "21 гасырда – диннең кире кайтуы" исемле сессия үтәчәк.
XS
SM
MD
LG