Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш: Осама бин Ладенның язмасы дөньяның имин булмаганын күрсәтә


Австралиядә Азия-Тын Океан Иктисадый Хезмәттәшлек Саммитында катнашкан АКШ президенты Джордж Буш, Әл-Каида җитәкчесе Осама бин Ладенның яңа видео мөрәҗәгәте чыгуы – дөньяның әле дә имин булмаганын күрсәтә, дип белдерде:"Язмада Гыйракның телгә алынуы игътибарны җәлеп итте, бу – Гыйракның эхтремистларга каршы сугышның бер өлеше булуын искә төшерә. Әл-Каида Гыйракны телгә ала икән, димәк алар Гыйракта үз максатларына ирешергә тели, димәк Америка һәм аның беректәшләренә каршы һөҗүмнәр оештырыр өчен безне аннан куып чыгарып тыныч урын булдырырга тели. Шуңа күрә безгә нык тору, үзебезне яклау һәм яшь демократияләрне яклау мөһим. Бу аларның планнарына иң зур орым булачак." Осама бин Ладенның язмасы АКШта 11 сентябрь террор гамәлләренә 6 ел тулган көн алдыннан чыкты, әмма анда яңа һөҗүмнәргә чакыру юк, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG