Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хамид Карзаи Талибан белән сөйләшергә тели


Талибанга каршы сугышкан хәрби юлбашчы Әһмәд Шаһ Масуд истәлегенә багышланган очрашуда Әфганстан президенты Һамид Карзаи, яңадан, Талибан белән сөйләшүләр башлау теләген белдерде: ''''''''Без Талибан һәм Һизб-е-Ислами белән сөйләшүләр тәкдим иткән идек, бу тәкдимне яңадан кабатлыйбыз. Без һәр әфган кешесе белән сөйләшергә әзер, бу хакта Раббани да әйткән иде, мин дә моны раслыйм. Сөйләшүләр булмый торып тынычлык булмаячак. Үз иленә кайтып тынычлык урнаштырырга ярдәм итергә теләгән һәр әфганлыны кабул итәчәкбез.'''''''' Карзаи үз чыгышын туктатырга мәҗбүр булды, чөнки хәбәрләргә караганда, якында атышлар башланган булган. Башка чыганаклар исә, тавыш атышлардан түгел, ә җыен барган стадионга керергә тырышкан бер төркем кешеләрдән булган, иминлек көчләре аларны туктаткан, дип хәбәр итә. 6 ел элек һәләк булган Әһмәд Шаһ Масудны искә алырга 15 меңләп кеше җыелды. Илнең көньягында исә бәрелешләрдә ике британ хәрбие һәм 30дан артык Талибан сугышчысы үтерелгән.
XS
SM
MD
LG