Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Әл-Каидага бәйле сугышчы үтерелгән


14 августта төньяк Гыйракта Езиди дини азчылыкка каршы булган һөҗүмне оештырган Әл-Каидага бәйле сугышчы үтерелгән. Бу хакта Гыйрактагы АКШ хәрбиләре хәбәр итте. Абу Мөһәммәд әл-Әсри исемле бу кеше Мосулдан 70 чакрым җирдә булган һава һөҗүмендә үтерелгән. 14 август көнне 400 кеше һәлак булган иде. Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики хөкүмәт эшендә төрле юнәлешләрдә алга китеш бар, дип белдерде. Багдадта узган халыкара җыенда, әл-Мәлики, тотрыклылык булдыру өчен күрше илләрдән дә ярдәм сорады. Җыенда 22 дәвләт вәкилләре, шул санда Иран һәм БМО Иминлек Шурасының 5 даими әгъзасе катнашты.
XS
SM
MD
LG