Accessibility links

Мәдәни үзәк яңа сезонны ачарга эзерләнә


Мәскәү татар мәдәни үзәге яңа сезонны Рамазан ае узгач кына ачарга ниятләсә дә, үзәктә эшләр башланган инде. Беренче чиратта төрле түгәрәкләрдә шөгылләнер өчен укучыларны теркәү бара. Соңгы елларда татар телен өйрәнү түгәрәкләренә йөрүчеләр күбәйгән, шуның өчен быел Милли мәдәни мөхтәрият мәгәриф комитеты да төзәргә ниятли икән. Без җәй көне чиратлап кына ял итеп алдык, ләкин эшләр тукталмады, ди мәдәни үзәк директоры Әнвәр Хөсәенов. Ә менә мәдәни үзәкне хосусилаштыру эше әле һаманда төгәлләнмәгән. Ләкин Әнвәр Хөсәенов моны булмас эш дип санамый, бу йорт баребер татарларныкы булып калалчак, кайгырасы юк ди ул.

Әнвәр Хөсәенов әйткәннәрне Милли үзәкнең сәнгат җитәкчесе Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хабибуллина тулыландырды

Ул алда торган эшләргә кадәр, җәй көннәрендә,сезон ябылганнан соң да башкарылган эшләр турында сөйләде. Түбән Новгород өлкәсендә 1937 елда атып үтерелгән 40 мулланы искә алу хәтер көнендә катнашубыз.безнең «Айкай» төркеме яшләре өчен бер тетрәндергеч вакыйга булды ди, Роза Хабибуллина. Ул чарада 4 меңнән артык мөселман катнашкан. . Атылып үтерелгән дин әһелләре исемлегендә безнең танылган җырчыбыз Рәшит Ваһапов әтисе дә булганлыгын белдек диде ул.

Мәдәни үзәкнең «Газиз» театры быел ике спектакль куярга әзерләнә Пушкино белән Иваново шәһәренә гастролгә дә җыеналар, диде Роза Хабибуллина.

Шулай итеп, Мәскәүнең милли үзәге яңа иҗади планнар белән яңа эш сезонны ачырга җыена. 2007 елда 70 тән артык чара уздырган үзәкнең планнарында яңа түгәрәкләр эше дә яңа сәхнә әсәрләре кую да. «Энҗе бөртекләре» фестиваленә талантлы татар балаларын табу да кертелгән, милли үзәккә милләттәшләрне башка елларга карарганда күбрәк җәлеп итү дә каралган.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG