Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядә яңа террор гамәле кисәтелде


Испания хакимиятләре илдә зур террор гамәле кылуга омтылуда җаваплылыкны ЭТА дип аталган баск сепаратистлары төркеменә япсарды.

Илнең төньягындагы Логроно шәһәрендә дүшәмбегә каршы төндә Эчке эшләр министрлыгы бинасы янында калдырылган машина эчендә бомба шартларга тиеш була.

80 кило авырлыктагы шартлаткыч, аның детонаторы бозык булу аркасында гына, шартламый кала.

Әлеге шартлатуның әзерләнүе турында үз исемен атамаган, әмма ЭТА төркеме вәкиле булуы турында белдергән кеше кисәткән.

Шартлаткычны зарарсызландыруга сигез сәгать вакыт киткән.
XS
SM
MD
LG