Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катрин Денев Казанның үзәк базарында булган


Бу көннәрдә Казанда “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестивале дәвам итә. Режессерлар, кино сөючеләр, гади халык Казанның “Сувар Плаза” кино театрын яулый. Һәркайсы күбрәк фильм карап калырга тели. Кайбер фильмнарда утырыр урын да юк. Фестивальнең тантаналы ачылышында да “Пирамида” күңел ачу үзәге шыыгрым тулы иде.

“Алтын Мөнбәр” фестиваленең тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Русия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Ислам мәдәният үзәге җитәкчесе Абдул Вахит Ниязов, Казан Башкарма комитет җитәкчесе Марат Заһидуллов катнаштылар. Минтимер Шәймиев Мәдәни традицияләр, гореф-гадәтләр аша без үзара якынаябыз. “Алтын мөнбәр” изге идеяләре белән һаман да күбрәк кешене үзенә җәлеп итсен, күбрәк илләрне һәм дәүләтләрне колачласын иде диде.

“Алтын Мөнбәр” фестиваленә килгән дөньякүләм танылган француз язучысы Катрин Динев та әлеге фестивальдә тәкъдим ителгән фильмнар күңел ачу чарасы гына түгеллеген ассызыклады журналистларга фестивальнең тантаналы ачылышыннан соң.

Катрин Денев матбугат очрашуында Казанны бик ошатуын әйтте. Әлеге фестиваль Венеция кинофестивале кебек танылу алсын өчен нәрсә кирәк дигән сорауга болай дип җавап бирде

Әйтүе авыр, бу әле яңа фестиваль, аны һичшиксез дәвам иттерергә кирәк. Чөнки вакыт узу белән генә кешеләр аңлый башлый. Бу фестивальдә миңа күңел җылылыгы ошый. Аерым әйткәндә кино күңел ачу өчен генә түгел, ә башка максатларга да хезмәт итә ала. Шулай ук әлеге фильмнар аркылы кеше теле белән әйтә алмаганны башка чаралар белән җиткрә ала.

Француз актрисасы Катрин Динев журналистлар белән берничә минут кына аралашты. Шуннан соң ул “Туган авылым” күңел ачу үзәгендә булган. Анда Рөстәм Вәлиевнең гармуннарда уйнавын бик ошаткан икән. Икенче көнне Катрин Денев исә яулык беркәнеп Казанның Үзәк базарына барган һәм кайбер әйберләр сатып алган.

Шимбә-якшәмбе көнне фестиваль фильмнарын карарга халык күпләп килгән иде. Фильмнар “Сувар Плаза”ның ике залында барганлыктан, күпләргә сайларга туры килде. Әмма араларында берничә фильм аеруча игътибарны җәлеп итте. Америкадагы мөһәҗир гарәпләрнең хәлен чагылдырган “Зигзеглендка китү” Америка-Фәлистин фильмы шуларның берсе.

Эчтәлегенә килгәндә, анда Фәлыйстиннән Башар исемле егет, көн күрү өчен Лос-Анжелеста такси йөртүче булып эшли. Бу 11 сентябрьдә Америкада булган шартлаудан соң вакытка туры килә. Әлеге фильм аркылы гарәп мөһәҗирләренең Америкадагы хәле күрсәтелә, бу чынбарлыкка нигезләнгән ди Казанга килгән төп герой Башар Даас:

Барысы да тормыштан алынган. Мин дә Америкада такси йөртүче булып башлаган идем эшне. Кушма Штаталарда тормыш җиңел түгел. Анда гарәп такси йөртүчеләренең барысының да шундый ук проблемалары бар. Аларның акчалары, дуслары юк. Минем дә Америкада бер генә хисап счетым да юк

Фестивальдә тагын бер халык игътибарын җәлеп иткән фильм ул “Полигон” булды. Монда сүз Казахстанның Семипалат янында уздырган беренче Совет атом бомбасын сынау һәм аның халыкка булган зыяны – гарип, шыксыз балаларның тууы, яман шеш белән авыручыларның бермә-бер артуы турында. Фильмда гади халыкның кичерешләре күп бирелгән. Аны Катар режессеры Асад Таха төшергән. Ул үзе дә Казанга фестивальгә килгән иде. Асад Таха:

Полигон” фильмында гади халыкта атом бомбасын сынап карау тасвирланган. Бу сынауларның кайда һәм кайсы җитәкчелек тарафынта уздырылуына кармастан без һәрвакыт каршы торырга тиешбез

Фестиваль кысаларында, фильмнар күрсәтүдән тыш, төрле чаралар да каралган. Сишәмбе көнне Мөнбәрдә катнашучылар белән “Сериал” командасы арасында футбол уены узачак. Ә кич белән хәйрия акциясе кысаларында концерт күрсәтеләчәк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG