Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мирза Алиев: Яхшы фильмнар эшли башларга вакыт җитте


Мирза Алиев очрашу вакытында мин бик күп тапкырлар төрле фестивальләрдә жюридә булсам да, озак вакытлар бу “Алтын минбәрнең” сайлап алу төркемендә катнашырга ризалыгымны бирмәдем, диде. Чөнки аның беркайчан да сайлап алуда катнашканы булмаган. Әмма, берникадәр вакыт узганнан соң барыбер ризалыгын биргән ул. Баксаң, “Алтын минбәр”нең өченчесенә сайлап алу вакытында хәйран гына әсәр керми калган икән. Казанда әшләнгән әсәрләргә килгән вакытта исә, Мирза Алиев “Дилемма” фильмын билгеләп үтте.

“Сайлап алу төркеме алдында “Дилемма” фильмы зур бәхәс тудырды. Мин үзем исә аны тагын бер кат карармын әле дигән максат куйдым. Бу әсәрнең Татарстан өчен әһәмияте бик зур икәнне аңламаучылар да булды. Әмма бу әсәр бер яклы гына түгел. Күпкырлы ул”,- ди Алиев. Инде белгәнебезчә “Дилемма” Рамил Төхвәтуллиныкы. Ә күпкырлыкка килгәндә, Алиев бу фестивальгә сайланган киноларның режиссура ягыннан сыйфаты бик үк камил булмаганнары да бар иде, әмма һәрберсендә дә мөселман күпкырлылыгы ярылып ятты, диде. Бу үзгә фильмнар, ди Алиев. Алар дөньякүләм технолонгияләрдән күпкә калышса да, әмма анда башка киноларда булмаган тынычлык, уйлау мөмкинлеге булу, рухыйлык, тормыш һәм үзенчәлекле эстетика бар.

Инде белгәнебезчә, бу фестивальдә үк мөселман дөньясы, ислам илләре фильмы гына булудан китү чагылып ята. Рухыйлык, төрлек халыкларның, диннәрнең асылын күрсәтү шигаренә үк береккән. Очрашу вакытында Алиев тагын бер әйбергә нык басым ясады. Нәкъ менә Казанда чын мөселман киносы фестивале булырга тиеш. “Без мөселман киносыннан тартынырга, комплекс булырга тиеш түгел. Мөселман илләре киносы дигәннән дә мәгънә үзгәрми. Бу чыннан да мөселман киносы. Аны бүтәнчә атап булмый”,-ди Алиев.

Ә Казанга килгәндә исә, ул аны Русиянең иң матур шәһәре дип атады. Ә бу фестивальгә килгәндә исә, аның башка бер генә мондый чарада да булмаган уңай ягы- киң күңеллелеге белән аерылып торуын әйтеп узды. Ул гына да түгел икән шул әле. “Русиядә кеше башына бүлеп исәпләгән вакытта кинотеатрлар саны буенча Казан абсолют беренче урында тора. Мәскәү белән чыгыштырганда да 132 процент тәшкил итә”,- ди Алиев. Ә монсын исә ул тискәре күренеш буларак бәяләде. Германия, Польша һәм башка илләр моны узган инде. Алиев үзе Русиянең киноиндустриясен төзегән белгеч буларак, мондый күплек аркасында кешелеклелек һәм шәхеснең юкка чыга баруын ассызыклады. Кино үз артыннан ияртеп бару үзенчәлегенә ия. Моңа эчтәлеге бик үк шәп булмаган фильмнар сәбәп булып тора. Бүгенге көндә Русия алдында исә кешелеклелек турында, рухый байлыкка нигезләнгән, уңай шәхес тәрбияләгән фильмнар булдыру олы максат икән. Әмма алар юк диярлек. “Алтын минбәр”нең асылы да әнә шундый фильмнар булдыруга нигез булып тора.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG