Accessibility links

Иң күп сайлау урыннары - Башкортстанда


Русия Президенты Владимир Путинның Дәүләт думасына сайлаулар турында фәрманы булу белән сайлау алды ярышлары да башланды. Илдәге төбәкләр арасында иң күп сайлау участоклары Башкортстанда булачак. Бу турыда республиканың сайлау комиссиясе рәисе Барый Кинҗәгулов белдерде. Аның сүзләренә караганда, барлыгы 3500 сайлау участогы эшләячәк. Башкортстанда сайлау хокукына ия 2 миллион 863 000 кеше яши.
XS
SM
MD
LG