Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә өч хәрби үтерелде


Чечнядә бер һөҗүм нәтиҗәсендә 3 хәрби һәлак булды. Грозныйда бүген иртән билгесез кешеләр тарафыннан гаскәриләр утырган автомобиль утка тотыла. Бер офицер һәм контракт хезмәтендәге прапорщик үтерелгән. Дүшәмбегә каршы төндә Грозненско-сельский районының Первомаское авылы янында документларын тикшерү өчен туктатылган машинадан хәрбиләргә ут ачыла.

“Запад” дип аталган махсус батальонның сугышчысы һәлак була һәм тагын икесе яралана. Атучы кешеләрнең берсе үтерелгән, ә икенчесе качып өлгергән.
XS
SM
MD
LG