Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 13 тотыкның 10 сы иреккә җибәрелгән


Әфганстанда миналарны зарарсызландыру төркеменең 13 кешесенең 10 сы азат ителгән. Алар Әфганстан чигенә якындагы Пактиа провинциясендә узган атнада сугышчылар тарафыннан әсир итеп алынган иде.

Җирле хакимиятләр хәбәр итүенчә, тотыкларны азат итүгә биредә яшәүче аксакаллар булышкан. Тотыклар өчен йолым түләнмәгән.

Әле тагын өч тотыкны азат итү өчен сөйләшүләр дәвам итә.

Шартлаткычларны зарарсызландыру төркеменә саперлар, табиблар һәм машина йөртүчеләр керә.
XS
SM
MD
LG