Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларда үз-үзенә кул салучылар азрак диләр


10 сентябрь - дөньяда үз-үзенә кул салучыларны бетерү көне буларак билгеләнә. Интернетта “Мембрана.ру” сайты җир йөзендә 40 секунд саен үз-үзенә кул салу очраклары бара дип яза. Русия, үзен –үзе үтерүчеләр буенча дөньяда өченче урында тора ди шул ук сайт. Татарстандагы, Казандагы вәзгыять нидән гыйбарәт, үз теләге белән якты дөньядан китүчеләр артамы, кимиме? Үз-үзенә кул салу очракларының төп сәбәбе нидә!? Татарстанның Балык бистәсе районында яшәүче тыңлаучыбыз Мәдинә әби Исхакова үз-үзенә кул салучылар турында ишеткәнен сөйләде. Аңа асылынган кешенең үләр алдыннан ниләр күргәнен әйткәннәр. - Бауга асылынган кеше аяк астында куркыныч әйбәрләр күрә, еланнар, җанварлар. Шулардан куркып тыпырчынып үлә дип сөйләгәннәр иде. Андый үлем белән дөньядан киткән кешеләрнең өрәкләре кала. 70 яшьлек Мәдинә әби хәзерге заман беләк элеккегесен чагыштырды, бүгенге кеше рәхәткә чыдый алмыйча үзе теләп якты дөньядан китә ди. Казанда билгеле психолог Гөмәр Зиятдинов өлкән буын әйткән сүзләр белән килешеп бетми. Үз-үзенә кул алучылар, алар телендә суидцидлар турында аның, бу өлкәнең белегече буларак үз фикерләре бар. - Элекке кеше хәзерге кебек болганчык, күп мәгълүматлы, техника заманында яшәмәгән. Хәзер бит төрле сәбәпләр, кешегә төрле яктан басым күбәйде. Әйе, дөнья буенча үз теләге белән якты дөньядан китүчеләр арта, ә Татарстанда, татарларда арту ягында түгел икән. Татарстан башкаласында психик авыруларга ярдәм күрсәтү үзәгендә ел саен Казанда ничә кеше үз-үзенә кул салырга теләвен теркәп баралар. 2006 елда 471 очрак теркәлгән ди әлеге үзәкнең әгъзасы, медицина фәннәре кандидаты Юрий Калмыков. Яшь аермаларына килгәндә 20 дән 29 яшьлеләр булган. Башка елдагылар белән чагыштырганда мондый очраклар Казанда кимүгә таба бара ди белгечләр. Халык 21 гасырга яраклаша, берәр ни булса психик авыруларга ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итә. Без элемтәгә кергәненә былтыр мәсәлән 2000 нән артык кеше килгән, телефоннан 8000 нән артык шалтырату булган. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG