Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Ющенко Русия хакимиятләрен гаепли


Украина президенты Виктор Ющенко Русия хакимиятләрен, 2004 елдагы сайлауларга әзерлек чорында, үзен агулау эшен тикшерүгә аяк чалуда гаепли.

Ауропа гаммәви мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсендә Ющенко чит илләр белгечләренең тикшерү нәтиҗәләрен җиткерде. Ул нәтиҗәләргә күрә, Ющенко канында табылган диоксин бары тик өч илдә генә - Америка Кушма Штатларында, Бөекбританиядә һәм Русиядә җитештерелә ала. Америка белән Бөекбритания ул агуның өлгеләрен җибәргән, әмма Русия һаман да аларны тапшырмаган.

Тикшерүчеләр Виктор Ющенконы, 2004 елның 5 сентябрендә, Украина Иминлек хезмәте башлыгы урынбасары Владимир Сацюкның бакчасында, кичке аш вакытында агулаганнар дип раслый. Сацюк һәм шушы эштә катнашы булуда шикләнелгән тагын ике кешенең Русиядә булуы мәгълүм. Русия аларны Украинага тапшыру таләпләренә битараф кала.
XS
SM
MD
LG