Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Зыятдинов яңа вазыйфага тәгаенләнде


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең фәрманына ярашлы, Камил Зыятдинов, башка эшкә күчерелүе сәбәпле, республика саулык саклау министры вазыйфасыннан бушатылган. Бу хакта Татарстан Президентының Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башка бер фәрман белән, Камил Зыятдинов Казан дәүләт медицина академиясенең ректоры итеп билгеләнгән. Бүген үк ул академиягә килеп коллектив белән танышкан.
XS
SM
MD
LG