Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәваз Шәрифнең адвокатлары мәхкәмәләшә


Пакыстанның элекке премьер-министры Нәваз Шәрифнең адвокатлары Югары мәхкәмәдә аны яңадан чит илгә чыгарып җибәрүнең дөрес булмавын дәлилләде.

Җиде ел чит илдә сөргендә булганнан соң, дүшәмбе көнне Ватанына кайткан Нәваз Шәрифне берничә сәгатьтән соң яңадан Сөгуд Гарәбстанына озатканнар иде.

Пакыстанның Югары мәхкәмәсе август аенда элекке премьер-министр туган иленә кайту хокугына ия, дип карар чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG