Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте үз урыныннан китте


Русия Хөкүмәте үз урыныннан китте. Премьер-министр Михаил Фрадков, кабинетның вәкаләтләрен туктатуны сорап, бүген Президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Фрадков үзенең үтенечен президентка сайлаулар алдыннан төрле карарлар кабул итүдә, шул исәптән кадрлар мәсьәләсендә дә тулы иреклек тәэмин итү теләге белән бәйләп аңлатты.

Владимир Путин Хөкүмәтнең урыныннан китүенә ризалыгын бирде.

Фрадков, яңа премьер-министрны билгеләгәнче, Хөкүмәт башлыгы вазыйфаларын үтәвен дәвам итәчәк.

Русия хөкүмәте рәисе урынына Финанс мониторингы комитеты башлыгы Виктор Зубков тәкъдим ителгән. Аны Дәүләт Думасына Владимир Путин тәкъдим итте, дип хәбәр итте парламентның түбәнге палатасы рәисе Борис Грызлов. Виктор Зубковны раслау мәсьәләсе җомга көнне үтәчәк утырышта каралачак.

Мәгълүм булуынча, быел 2 декабрьдә Русиядә парламент, ә 2008 елның мартында президент сайлаулары үтәчәк.
XS
SM
MD
LG