Accessibility links

Чечнядә атышлар булды


Чечнянең Итум Кала районында Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр хәрби хезмәткәре яраланган.

Шулай ук бу районда булган күзәтү төркеме командиры урынбасары да яраланып хастаханәгә озатылган. Сунжа районында да атышлар булган. Милиция хезмәткәрләре шикле ике кешене тоткарларга булгач, алар ут ачкан. Җавап уты белән бер чечен сугышчысы үтерелгән, икенчесе качып өлгергән.
XS
SM
MD
LG