Accessibility links

Кайнар хәбәр

50 миллион еврога җиңү


Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге хоккей командасының соңгы чорда җисеме исеменә туры килә башлады – ул бер-бер артлы җиңүләргә ирешә. Сәбәбе моңа зур акча түгүләрдә булса кирәк. Эш шунда, рәсми булмаган чыганаклар хәбәрләренә караганда, аларга “Ак барс”ны җиңү таләбе куелган. Моның өчен яңа мизгелгә 13 яңа уенчы сатып алынган. Алар арасында “Ак барс” уенчылары да бар. Мәсәлән, “Ак барс”ның капкачысы Александр Еременко Казанда елына 600 мең американ доллары алса, монда аңа ике тапкыр күбрәк ышандырганнар. Төркемдәге 12 уенчы елына миллионнан артык долларга ялланган. Илдәге хоккей командаларында уенда җиңгән өчен һәр уенчыга 3000 доллар түләсәләр, бездә тоташтан икенче җиңүгә ике тапкыр артык, ягъни 6000 доллар, өченчегә 12000 доллар түлиләр. Дүртенчегә 24000 түгел, ә яңа баштан 3000 доллар белән башлана. Салават Юлаев яңа мизгелдә 50 миллион еврога төшәчәк. Бу кот очмалы түләүләр Русиядәге хоккей базарының астын-өскә китергән. Ә бит Казанны узу, амбицияләрне канәгатьләндерү өчен миллионнар түгелгән бер вакытта, республикада мәдәният сөяк ыргытылган эт хәлендә яши.

Мөнир Вафин, Уфа
XS
SM
MD
LG