Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония премьер-министры Синдзе Абэ хастаханәдә дәвалана


Тиздән вазыйфаларыннан китәчәген белдергән Япония премьер-министры Синдзе Абэ бүген хастаханәгә дәваланырга керде. Аны биредә өч-дүрт көн тикшеренү үтәр диләр. Табиблар премьер-министр алҗыган дип нәтиҗә ясаган.

Синдзе Абэ премьер булган чакта илдә берничә финанс гауга булды. Шулай ук хакимияттәге Либераль-демократик партия парламентның югары палатасына сайлауларда җиңелү ачысын татыды.
XS
SM
MD
LG