Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Зубковның премьер-министр итеп билгеләнүенә барсы да канәгать түгел


Җомга Дәүләт Думасы утырышында Виктор Зубков Русиянең премьер-министры итеп расланды. Сайлаулар вакытында 381 депутат уңай, 47се тискәре тавыш бирде, 8зе сайлауда катнашмады, дип хәбәр итә “Интерфакс”. Хәлнең болай тәмамланачагын, алдагы көнне, Зубковның хокүмәт фракцияләре белән очрашкан вакытта ук билгеле булган инде. Билгеле “ердәм Русия” әгъзалары Путин тәкъдим иткән кандыдатны хуп күргәннәр. Аның каравы “Яблоко” һәм КПРФ фиркаләре әгъзалары яңа премьер-министр белән канәгать түгел. Протест белдерү ниятеннән “Яблоко” вәкилләре Илья Яшин һәм Александр Шуршев, Мәскәү кирмәне янында үзләрен якканнар. Журналистларга биргән әңгәмәләрендә ала, президентны Путин белгеләргә тиеш түгел, халык сайларга тиеш дигәннәр. КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов та, пәнҗешәмбедәге очрашудан соң, журналистларга КПРФ әгъзәларе, Зубковка каршы тавыш бирәчәк диеп белдергәннәр. Ләкин хокүмәтнең күпчелек өлешен “Бердәм Русия”леләр алып торуын исәпкә алсак, Зубков күпчелек тавыш белән, яңа премьер-министр итеп сайланды.

XS
SM
MD
LG