Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренат Харис Махачкалада 20 тапкыр узган “Торналар” фестивалендә катнашкан


Татарстан халык шагыйре Ренат Харис Дагыстан республикасына барып анда Рәсүл Гамзатов тарфынннан башлап җибәрелгән “Торналар ”фестивалендә катнашып кайтты.

Ренат әфәнде белән без аның эш бүлмәсендә очраштык. Ул Дагыстанда күп төбәкләрдәге шагыйрьләрне берләштергән әдәби чарада катнашты.

Бу юлы аның өстәлендә Дагыстан турында китаплар,бик күп сувенирлар, һәм шулар арасында “Торналар” турында, “Журавли Расула Гамзатова” дип аталган бер зур китап- альбом ята. Ренат әфәнде бу сәфәрегезнең максаты ничек булды?

Махачкалага мин Дагыстан хөкүмәте һәм Дагыстанның язучылар берлеге рәисе Магомед Ахмедов чакыруы буенча бардым, инде икенче тапкыр.

Дагыстанда бик күп илләрдән кешеләр катнашында 21нче тапкыр “Ак торналар” бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәм Рәсүл Гамзатов заманасында башлынып китеп, бүгенге дә дәвам итә. Һәм ул “Рәсүл Гамзатов көннәре” дип атала. Мәскәүдән С- Петербургтан, Украинадан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән иң күренекле шагыйрьләр, әдәбият белгечләре чакырылган иде. Мин шунда митингларда, очрашуларда чыгыш ясап, татар әдәбияты турында сөйләп, Рәсул Гамазатовка халкыбызның мөнәсәбәтен белдереп чыгышлар ясадым.

Ренат әфәнде менә сезнең алдыгызда “ Журавли Расула Гамзатова” дигән китап - албом ята. Бу китап Торналар турында инде. Шушы атаклы җыр текстының төрле телдә басылып чыгуы шундый кызык тоела. Шуны аңлатып китегез әле.

Махачкаланың мэриесы ел саен “Журавли Расула Гамзатова” дигән рус телендә альбом чыгара. Анда төрле телләргә тәрҗемә ителгән “Торналар” шыгыре басыла. Ул инлиз, чех даргин, иврит, әзербайҗан, украин теленә басылган. Киләсе елга ул альбом яңа әсәрләр белән баетылачак. Миннән сорадылар бу “Торналар” шигырен татар теленә тәрҗемә итәргә. Мин аны тәрҗемә иттем. (Шигырьдән бер өзек бирәбез)

Торналар

Канлы яу кырларыннан кайтмый калган

Солдатлар кайчак килә уема,

Туфрак булмаган алар ак торнага

Әверелгәндер кебек тоела. ….

Әгәрдә киләсе елга Рәсүл Гамзатовның 85елына бу җырны татарча яңгыратып булса , бу бик әйбәт булыр иде.

“Ак торналар”га бик күп җирләрдә чит илләрдә, хәтта Канадада һәйкәлләр куелган. Дагыстанның үзендә берничә шәһәрдә шундый һәйкәл бар . Шул һәйкәлләр тирәсендә митинглар башланып китә. Сугыш ветеранннары катнаша, Советлар Союзы геройлары, Дан ордены кавалерлары катнаша. Һәм аларга мәдхия буларак кайтмый калганннарны сагыну буларак менә шушы бөек җыр яңгырый.

Ренат Харис тарафыннан тәрҗемә ителгән Рәсүл Гамзатовның “Торналар” әсәренең татар телендә татар җырчылары башкаруында киләсе тапшыруларда тыңларсыз.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG