Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы Виктор Зубковны хөкүмәт башлыгы урынына раслады


Русия президенты Владимир Путин яңа премьер-министр Виктор Зубковның киләсе язда президент сайлауларында катнашу ихтималлыгына уңай каравын белдерде. Бүген Путин Виктор Зубковны хөкүмәт рәисе итеп тәгаенләү турындагы фәрманны имзалады. Бүген аңа кадәр Русия Дәүләт Думасы Виктор Зубковны премьер-министр вазыйфасына раслау мәсьәләсен тикшергән иде. Думада фикер алышулар тәмамлангач, Виктор Зубковны премьерлыкка раслау өчен тавыш бирү булды. 381 депутат аны хөкүмәт рәисе итеп раслауга фатыйхасын бирде, 47-се каршы төште.
XS
SM
MD
LG