Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка Кушма Штатлары Гыйрактагы гаскәрләре санын кыскарта башлый


Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш Гыйрактагы американ гаскәриләре санын акрынлап кыскарта башлау турында игълан итте. Шул ук вакытта ул, бу илдә американ хәрбиләренең, үзенең президентлык мөддәте беткәч тә, калачагын ассызыклады. Гыйракта Америка Кушма Штатларының 130 мең хәрбие калачагын әйтте Джордж Буш.

Телевидение аша халыкка мөрәҗәгатендә Буш бу ел азагына кадәр Гыйрактан 5.700 американ солдатының, ә 2008 елның июленә 20 мең гаскәринең үз иленә кайтачагын әйтте. “Мондый карар американ хәрбиләренең Гыйракта ирешкән сизелерлек уңышларына нигезләнә”, - дип белдерде АКШ президенты.
XS
SM
MD
LG