Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларусьтә дүрт офицерны шпионлыкта гаепләп хөкем иттеләр


Беларусь Республикасы Югары Мәхкәмәсе дүрт офицерны, Польша файдасына шпионлыкта гаепләде һәм аларны 7 елдан 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Офицерларның дүртесе дә каты тәртипле колониягә озатыла һәм аларның хәрби дәрәҗәләре гамәлдән чыгарыла.

Хәрби хезмәткәрләрнең кулга алынуы турында Беларусь Дәүләт иминлеге комитеты башлыгы Виктор Вегера июль аенда ук хәбәр иткән иде. Тикшерүчеләр мәгълүматларына күрә, офицерлар Польшага Белоруссия һәм Русиянең һавадан һөҗүмгә каршы саклану көчләре турында мәгълүматлар тапшырып торган. Бу эштә Русиянең бер хәрби хезмәткәре шаһит булган.
XS
SM
MD
LG