Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке сенатор Игорь Изместьев сак астында калдырыла


Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Русиянең Федерация Шурасына Башкортстаннан сайланган элекке сенатор Игорь Изместьевны киләсе елның 16 гынваренә кадәр сак астында калдыру турында карар итте. Илнең Баш прокуратурасы кушуы буенча эшләнде бу.

Изместьевны берничә кешене үтерүне оештыруда, шулай ук салымнар түләүдән качуда һәм Федераль иминлек хезмәте офицерына ришвәт бирергә маташуда гаеплиләр. Бу елның башыннан ук инде Башкортстан сенаторы Мәскәүдәге тикшерү бүлегендә тотыла.
XS
SM
MD
LG