Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта сөнниләр җитәкчесен үтерүчеләрне эзлиләр


Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики сөнни мөселманнары мәзһәбенең күренекле җитәкчесе, шәех Абделсаттар Әбу Ришаны үтерүчеләрне табарга боерды. Әл-Мәлики бу җинаятьнең “Әл-Каидә”төркеме тарафыннан кылынуын белдереп, аның Әнбар провинциясендәге вәзгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән булуын әйтте.

Сөнни мөселманнар башлыгы Әбу Риша атнакич көнне Әнбар төбәгенең Рәмади шәһәрендә үз йорты янында урнаштырылган шартлаткычтан һәлак булды.

Әбу Риша, американ хәрбиләре белән берлектә, Гыйракның көнбатышында “Әл-Каидә” гыйсьянчыларына каршы сугышучы сөнниләр берләшмәсенә җитәкчелек иткән иде.
XS
SM
MD
LG