Accessibility links

“Ак барс” белән Салават Юлаев командалары чын хоккей күрсәтте


Узган шимбәдә Уфаның Боз сараенда күптәнге кискен көндәшләр – Казанның “Ак барс”ы белән Уфаның Салават Юлаев командалары очрашты. Әлеге уенны хоккейчылар үзләре дә, алар өчен җан атучылар да зур түземсезлек белән көтте һәм алдан ук төрле фаразлар корды. “Ак барс” спортчылары өчен бу очрашу узган еллардагы данны саклап калу бурычын куйса, юлаевчыларга шушы уен тагын да мөһимрәк иде. Алар башкортларның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуга бүләк эшләү максатын куйды. Бу уенда Салават Юлаев командасының җиңелергә хакы булмауның башка бик җилле сәбәбе дә бар иде. Бу сезонга команда өчен моңарчы күрелмәгән бихисап акчалар бүленде һәм Уфага “Ак барс”ның иң көчле тугыз уенчысы чакырылды. Әлбәттә инде, аларны бик күп акчалар белән генә Салават Юлаев командасы өчен уйнарга кызыктыра алганнардыр, дигән фикер килә башка. Шулай итеп, Уфада ике күрше төбәк хоккейчыларының 15 сентябрьдәге бәйгесенең ике тарафка да абруй өчен каты алыш булачагын алдан ук чамаларга мөмкин иде. Боз мәйданындагы көрәш беренче минутлардан ук бик кискен башланып китте. Шулай да боз хуҗалары зуррак тизлек һәм осталык күрсәтте. Беренче алканы да юлаевчы Александр Пережогин кертте. Икенче алканы да алтынчы минутта ук тагын юлаевчы Мирослав Блатяк казанлылар капкасына туры юнәлтте. Шуннан “Ак барс” командасы уенчыларының да горурлыгына тиде шикелле - 13нче минутта Раймон Жиру бер алка кертеп исәпне 1:2 ясады. Уенның икенче өлеше дә бик кискен башланды һәм инде 45нче секундта ук Уфа хоккейчылары кунаклар капкасына тагын бер алканы очырды. Ә инде 9нчы минутта казанлылар бик оста уен күрсәтте һәм Данис Зарипов ярдәмендә тагын бер алканы үз исәпләренә өстәде. Соңрак “Ак барс” уенчысы Дмитрий Казионов, тагын бер алканы туры юнәлтеп, исәпне тигезләүгә иреште – 3:3. Очрашуның өченче өлешендә казанлылар да бик матур уен күрсәтте һәм өстен чыгарга тырышты. Бу өлештә алкаларны Андрей Кутейкин, Данис Зарипов һәм Алексей Терещенко бик төз ыргытты. Нәтиҗәдә, уен 5:4 исәбенә мәйдан хуҗаларының җиңүе белән тәмамланды. Уфа хоккейчылары, дөрестән дә, республика хакимиятләренә дә, җанатарларына да 450 еллык бәйрәмгә зур бүләк эшләде.
XS
SM
MD
LG