Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ике милиционер үтерелде


Башкортстанның Стәрлетамак районында ике милиция хезмәткәре атып үтерелгән. Алар малларны урлап алып китүче бер төркемне куа чыккан. Әмма атларга атланган дүрт кеше, араларында икесе хатын-кыз да була, милиция хезмәткәрләренә ау мылтыгыннан ут ача. Нәтиҗәдә, милициянең ике хезмәткәре шунда ук һәлак була. Аларга ярдәмгә килгән шунда яшәүче бер кеше дә үлемечле яралар ала.

Әле бу фаҗигане тикшерүне Башкортстан эчке эшләр министры Рафаил Диваев җитәкчелегендәге махсус төркем үз өстенә алган. Татарстан Республикасы белән Ырымбур өлкәсе хокук саклаучыларына да бу хәл хакында хәбәр ителгән.
XS
SM
MD
LG