Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы ширкәттә көчле янгын булды


Башкортстанның Хәйбулла районындагы Бүребай авылында урнашкан тау-баету ширкәтендә көчле янгын чыккан. Корбаннар юк. Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, янгын бу ширкәтнең бер цехында чыккан һәм андагы 2 мең квадрат метрдан артык мәйданны чолгап алган. Янгынны сүндерчеләр 6 сәгатьтән утны җиңгән, әмма, анда байтак корылмалар сафтан чыгу сәбәпле, ширкәтнең эше дә вакытлыча тукталып тора.
XS
SM
MD
LG