Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты атом программасын үстерүне дәвам итәчәкләрен белдерде


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад үз иленең читләр басымына бирешмичә, киләчәктә дә атом программасын үстерүен дәвам итәчәген янә дә белдерде.

Бер үк вакытта Франция тышкы эшләр министры Бернар Кушнер, әгәр атом программасы мәсьәләсендә уртак килешүгә киленмәсә, Иран белән сугыш ихтималлыгы турында да белдерде.

“Иранлы дуслар үзләре раславынча, атом программасын тыныч максатларда үстерергә тели, әлбәттә, бу аларның хокуклары. Әмма аларның гамәлләре безне шикләнергә мәҗбүр итә, - диде Бернар Кушнер. – Атом коралына ия Иран бар дөньяга куркыныч тудырыр иде”.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG