Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка Кушма Штатларында яңа баш прокурор булачак


Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш яңарак вазыйфасыннан киткән элекке баш прокурор Альберто Гонсалеска алмаш тапкан. Аның урынына Буш Майкл Макэсины тәкъдим итәргә ниятләнә икән. Бу хакта, Ак йорттагы чыганакларга таянып, мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Майкл Макэси - террорчылык эшләре буенча күп кенә мәхкәмәләрдә рәислек иткән кеше.

Элекке прокурор Гонсалесны, сәяси сәбәпләрдән 8 федераль прокурорны вазыйфаларыннан алды, дип гаепләп, демократлар аның үзен дә эшеннән алуны таләп иткән иде. Барлык гаепләүләрне дә кире каккан Гонсалес, шәхси сәбәпләрдән, дип аңлатып, август аенда вазыйфасыннан китте.
XS
SM
MD
LG