Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке баш банк рәисе Америка президентын гаепли


Америка Кушма Штатлары баш банкының элекке рәисе Алэн Гринспен президент Джордж Бушны һәм республикачылар партиясен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

“Гыйрактагы сугышның төп сәбәбе нефть икәнлеге беркемгә дә сер түгел”, - дип яза ул үзенең киләсе атнада басылып чыгачак истәлекләр китабында.

Гринспен Бушны башкалар фикеренә колак салмауда гаепләп, Америка Кушма Штатларын кыен финанс хәлендә калдырды, дип белдерә.

Америка Кушма Штатлары саклану министры Роберт Гейтс моңа җавап итеп, “Гыйрактагы сугыш “агрессив диктаторлар”дан саклану һәм Фарсы култыгындагы хәлләрне җайга салу өчен алып барыла”, - дип белдерде.
XS
SM
MD
LG