Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Бердәм Русия»нең Татарстан исемлеге билгеле булды


“Бердәм Русия” фиркасеннән, Дәүләт Думасына депутатлыкка кем тәкъдим ителәчәк икән дип, республиканың үткен теле мәгълүмат чаралары инде күптәннән фаразлый башлаган иде. Ниһаять, башка фиркаләрнең бу исемлеге әле әзер булмаса да, “Бердәм Русиянең” Татарстан исемлеге инде мәгълүм һәм ул ширмбә узган 12 нче утырышында игълан ителде. Фирканең 3 лидерының исемнәре, моңарчы булган фаразлар белән туры килде. “Бердәм Русиянең” югары шура рәистәше, Татарстан президенты Минтимер Шәһмиев, Фирканең сәяси шура сәркәтибе, Дәләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Думасы 1 вице-спикеры Олег Морозов. Аның каравы исемлекнең башка әгъзалаы, фаразлардан шактый ерак һәм ул күпләрне шаккаттырды, чөнки, биредә яңа һәм дә билгесез кешеләр шактый.

Әлеге исемлек 22 кешедән тора. Гадәткә кертелгәнчә, исемлекнең башында торучыларның Дәүләт Думасына эләгү мөмкинлекләре күбрәк. Билгеле исемлек башында Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин тора. Ләкин алар беркайчанда, үз урыннарын калдырып Дәүләт Думасына китмиячәк ди сәясәт белгечләре. Шулай булгач иң зур бәхет Дәүләт Думасы депутатлары Ринат Гөбәйдуллин, Арат Хайруллин, Илдар Гыйлметдиновка елмаерга мөмкин. Чөнки, алар бу исемлектә шулай ук беренче бишлеккә керә. Яңа кеше буларак, биредә дөнья чемпионы, танылган спортчы Алинә Кабаеваны да күрергә була. Ул да исемлекнең ахырында түгел, димәк мөмкинлекләр зур.

Норлат халкын дөбер-шатыр китергән, меңләгән кешене, “Бердәм Русия” сафларына бастырган, һәр җыелышларда чыгышлар яасаган, Норлат районы башлыгы Фатыйх Сибгатовның да башлык урынын калдырып, думага киткәненә кеше ошанмый. Ләкин шулай да ул исемлектә бар. Исемлектә яңа ишетелүче исемнәргә килсәк, “Нәфис - Косметикс” ширкәте җитәкчесе Ирек Богуславский, Дәүләт Думасы депутаты Александр Козловский. Элек Чаллы башлагы булган, хәзер Дәүләт шурасы депутаты Фуат Комаровны да исемлекктә күрергә була.

Татар җәмәгатьчелеген иң гаҗәпләндергәне, “Бердәм Русиянең” Татарстан исемлегендә Казан хакимиятенең Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Загидулловны күрү. 1 ел эчендә эш күрсәтеп үзен Татарстан җитәкчелегенә таныткан бу яшь җитәкчесенең депутат булып китүенә күпләр ышанмый. Ә кайберәүләр бөтенләй Загидулловның бу йөрешне үз-үзен күрсәтү йөзеннән генә кулланылгандыр дип уйлый.

Депутатлыкка нәмхәтләр арасында, шулай ук яшьләр дә бар, Татарстанның яшьләр оешмалары шурасы нда яшьләр белән эшләүче белгеч Виктория Черкесова. Элеке тышкы икътисади элемтәләр министры, хәзерге вакытта халыкара элемтәләр агентлыгы җитәкчесе Хафиз салихов, Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы җитәкчесе Гульнара Сергеева, эдеке социаль саклау министры, хәзер ЗАГС идарәсе җитәкчесе Клавдия Новикова да, якын арада, Дәүләт Думасы депутатлары булып куя алалар. Яшь гвардейчылардан, исемлеккә Марат Берхеев кертелгән.

Ярты Казан хәзер Транс тех сервиста йөри, машина ала, бәлки шуңадыр да әлеге ширкәт җитәкчесе Вячеслав Зубаревның абруе зур. Ул шулай ук исемлеккә кертелгән. Аның белән бергә исемлек ахырында Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Алесандр Тыгин, Дәүләт Думасы депутаты Марат Магдеев, Гадәттән тыш хәлләр министырлыгының ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Шамил Каратай да бар. Әйтеп узганча, исемлекнең ахырына эләккәннәргә уңыш елмаюы шикле, күрәсен бу кандидатлар, чират җитәрме юкмы, урын булырмы, юкмы диеп торучылар булса кирәк.

Шулай итеп, “Бердәм Русиянең” элеке исемлегеннән 6 кеше төшереп калдырылып, яңа исемлек пәйда булды. Комунистлар, Либераллар, һәм башка фиркаләрнең исемлеге әлегә игълан ителмәгән. Алар да шулай ук җәмәгатьчелекнең фикерен шаккаттырырмы, билгесез

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG