Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда югалган спортчылар арасында Казаннан да берәү бар


Кытайда тау елгасыннан көймәдә агып төшүче туристлар арасында Казаннан да бер турист булган. Бу хакта Русиянең телеканалларында бирелгән мәгълүмат вакытында берни дә әйтелмәгән иде. Ул 35 яшьлек Александр Зверев. “Александр Зверев туризм буенча спорт мастеры. Казандагы фитнес үзәкләрнең берсендә эшләгән. 6 сентябрьдә Казанга кайтып җитеп, 10- сында эшкә керешергә тиеш булган”,- диде Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының сүзчесе Андрей Радыгин.

Инде билгеле булганча, бу югалган 6 туристның 3 сенең җәде табылды. Икесен алдарак тапкан иделәр, ә өченчесенә шимбә көнне юлыкканнар. Калган өчесен эзләү дәвам итә. Бу эштә Русиянең 16 коткаручысы, Кытай хәрбиләре һәм үзләре теләп ярдәм итүчеләр барлыгы мең ярым кеше катнаша.

6 нчы сентябрь көнне Русиянең бу төр спорты Федерациясе туристларның кайдан икәнлеген белүдә ярдәм сорап Кытайдагы Русия илчелегенә мөрәҗәгать иткән иде. Спортчылар 22 нче августтан 2 нче сентябрьгә кадәр Синьцзяньдагы Юрункаш елгасыннан ишкәкле көймәдә агып төшәргә тиеш булган. Узган атнаның чәршәмбесендә Русия туристларының көймәләре һәм кирәк яраклары табылган иде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG