Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда президент сайлауларына әзерлек башланды


Үзбәкстанда бу елның 23 декабрендә президент сайлаулары үтәчәк. Сайлауалды хәстәрлекләре башлануы турында рәсми төстә шушы җомгада игълан ителәчәк. Бу хакта илнең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мирзо Олугбәк Әбдүсәләмов хәбәр итте.

Үзбәкстан белән 1991 елдан бирле җитәкчелек иткән Ислам Кәримовның президентлык мөддәте декабрь аенда чыга. Әлегә аның тагын да президентлыкка дәгъва итү-итмәве турында ачык мәгълүм түгел.

Үзбәкстанда оппозиция көчләре күптән инде бетерелгән. Моңа кадәр илдә узган бер генә сайлаулар да халыкара күзәтүчеләр тарафыннан ачык һәм гадел дип танылмады.
XS
SM
MD
LG