Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда көчләп тотылган журналист илдән чыгып китте


“Азатлык” радиосының Ирандагы хәбәрчесе Пәрназ Әзимә, 7 ай буе анда тоткынлыкта булганнан соң, илдән чыгып китте.

Әзимә ике ватандашлыкка ия – Иран һәм Америка Кушма Штатлары ватандашы ул. Аның паспорты, ул Тәһранга чирле әнисенең хәлен белергә килгәч, быел 25 гыйнварда тартып алынган иде.

Иран хакимиятләре журналистны иминлек кануннарын бозуда һәм илгә карата дошманлык коткысы таратуда гаепләде.
XS
SM
MD
LG