Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Татарстан артистлары


Рамазан ае башлануга карамастан үзган шимбә көнне Омскиның зур концертлар залында 700-гә якын татар кешесе концерт карарга җыелды. Бу көнне анда заманча “солянка-концерт” – бер төркем Татарстан артистларының чыгышы булды. Әйтергә кирәк, моңарчы Омскига асылда үз төркемнәре белән аерым җырчылар килә иде. Мондый “солянка - концерт” Омски тамашачысы өчен үзенә күрә бер яңалык булды. Артистларның күпчелеге яшьләр иде, шулай да араларында күптән инде азау теше чыккан сүз остасы Рәшит Шамкай һәм күпләргә таныш җырчы Лилия Хәмитова бар иде. Билгеле ки, яшь җырчыларның башкару осталыклыклары да төрлечә. Тамашачы исә һәр артистның чыгышын җылы кабул итте. Моны “Азатлык” радиосы хәбәрчесенә биргән әнгәмәләрендә яшь җырчылар Алия Хамзина һәм Булат Гыймадиев билгеләп үттеләр.

Башкалар да Омски тамашачысы белән очрашуларыннан канәгать булулары турында белдерделәр, яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә татар җырының роле зур булуын ассызыкладылар. Лилия Хәмитова фикеренчә, яшьләр өчен заманчарак җырлар кирәк. Татар җырына мәхәббәт гайләдә тәрбияләнергә тиеш, зур үскәч соң да булырга мөмкин, - ди Лилия ханым.

Концертны алып баручы Илшат Исхаков та, сүз остасы Рәшит Шамкай да халык аларның сөйләгәннәрен аңлармы дип шикләнгәннәр. “Аңлыйлар икән, халкыбыз исән, телен дә, җырын да онытмаган”,- диләр алар.

Күптән түгел генә гаилә корып җибәргән җырчылар Гүзәл һәм Рәсүл Салиховлар турында берничә сүз әйтү урынлы булыр. Сәхнәгә алар пакьлек бөркеп торган ап-ак киемнәрдә чыктылар һәм үзләренең чыгышларын халыкны Рамазан ае белән тәбрикләүдән башладылар.

Омски тамашачысына килгәндә, концерттан барсы да канәгать калдылар. Халык өчен бу чираттагы бәйрәмгә әверелде дап әйтергә мөмкин.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG