Accessibility links

Дәүләт Думасы депутаты урыны кемнәргә тәтер?


Русия Дәүләт Думасында кемгә депутат булып утырырга насыйп итәр. Узган тапшыруда, Азатлык радиосы сезне, “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан исемлеге белән таныштырдык. Сайлаулар өлкәсендә бу эш дәвам итә. Шушы көннәрдә тагын берничә фирканең Татарстан исемлеге билгеле булды. Республикада, гомумән Русиядә, үтә дә поауляр булмаган Уң көчләр фркасенең региональ исемлеге болайрак. Бирегә Дәүләт Шурасы депутаты, Сәүдә сәнәгать пулатының хакимияти шурасы рәисе Александр Таркаев, “Идея” технопаркы җитәкчесе Сергей Юшко, “Васильево” депутаты Марсель Шәмсетдинов., Казанның 9 хастаханәсе җитәкчесе Виталий Цышквский, әлеге фирканең Әгерҗе районанындагы вәкиле Айнур Арсланов, Иҗтимагый пулат әгъзасы Павел Сигал кертелген.

Татарстанда Комунистлар партиясенең сайлау алдыннан хәле ничек. Бу фирканең эшләре белән, КПРФның төбәк бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов таныштыра.

Бездә планлы эш бара. Конференция уздырдык, 15 кандидатура карадык. Алар арасында шәһәр һәм район комитетларының беренче сәркәтипләре бар, Чаллыныкы, Азнакайныкы, Түбән Каманыкы, казанныкы, Яшел Үзәндә мин үзем инде. Арабызда ширкәт җитәкчеләре дә бар. Шимбә безнең чираттагы җыелыш була, анда инде Мәскәү кандидатларын да күрсәтерләр. Татарстан берничә фиркаи төбәккә бүленергә тиеш, җыелышта бу мәгълүм була. Һәм гомумән күп мәсьәләгә ачыклык кертеләчәк.

Шушы көннәрдә Известия газетысында Русиянең сәяси конъектура үзәге вице-президенты Виталий Ивановның фаразлары басылып чыкты. Аның фикеренчә “Бердәм Русия”дән кала минималь 7 %ны КПРФ белән ЛДПР 1ичшиксез җыя алачак. Ә менә “Гадел Русия” язмышын ул чик астына куя. Моны ул фиркагә күп кенә билгеле булмаган яңа кешеләр килү белән аңлата.Белгеч фикеренчә КПРФ ким дигәндә 14%, ЛДПР 8%, “Эссерлар” : “СПС” – 4%, “Яблоко” 2%. Виталий Винавоф фикеренчә “Бердәм Русия” элеке 75% тавышын җыя алмаячак, иң әйбәте дигәндә 47-50%. Бу фирка белән Путинныңдәвамчысы итәкләсә, хәл шулай булачак. әгәр дә Путин үзе фирка нең исемлеген җитәкләсә, ул вакытта 75 % тавыш җыеп булыр иде.

КПРФның төбәк бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов коммунистларның сайлаудагы хәлләрен болай күрә.

Әгәрдә фальсификация булмаса, әгәрдә безнең сайлаучыларны тегене сайлагыз, моны сайлагыз дип кысмасалар, бигрәк тә администратик йогынты күрсәтелмәсә, без март аенда, октябрь аенда да Русия буенча 17% алдык, ә безнең Мәскәү, Омск, Петербур, Самара, Чувашия өлкәләрендә без 22-23% алдык. Киләсе сайлауларда 25% да ким булмас дип уйлыйм.

Республикада күп кенә фиркаләр җыелышлар уздырып, үзләренең төбәк исемлекләрен төзесә дә, Республика сайлау комиссиясе үзәге җитәкчесе урынбасары Минфаит Вафин сәле ике фирка генә үз нәтиҗәләрен бу үзәккә тапшырды ди.

Безнең мәгълүмат буенча әле ике генә фирка “Яблоко” “ЛДПР” фиркаләре үзләренең җыелышларын уздырды. Берсе якшәмбе, бесе дүшәмбе. Канун нигезендә Һәрбез исемлектә 600 кандидат бирелергә мөмкин. Шушы җыелыш нәтиҗәсендә үзләренең исемлекләрен булдырып, аны фиркаләр, Русиянең үзәк сайлау комиссиясенә тапшыралар.

Шулай итеп Татарстанда сайлау алды эшләре дәвам итә.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG